“Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?”: Татарстан мәчетләре халыкны махсус нәсихәтле язулар белән каршылый

-- Лейла
Халыкта дини-милли үзаң тәрбияләү максатыннан Татарстан мәчетләрендә нәсихәт язулары элеп куелды. Махсус бастырылган плакатларда “Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?” дигән сүзләр китерелә. Алар ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдиме белән республика мәчетләренә озатылды һәм шушы көннәрдә имамнар аларны кабул итеп урнаштыра башлады. Мәчетләрдә һәм мәчет тирәләрендә элеп кую өчен махсус плакатлар туган телне саклау һәм халыкта милли үзаң дәрәҗәсен үстерүгә хезмәт итәргә тиеш.

Билгеле булганча, җөмәдел-ахыр аеның 1 көнендә (14 гыйнварда) ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Мөхтәрәм кунак мөфтияткә исем кушканда бүләк итү өчен “Татарча әлифба” һәм татар телендә сәнгатьле чыгыш ясарга өйрәтүче ярдәмлек китапларын, шулай ук саллы тиражда бастырылган плакатлар һәм истәлекле тамгалар тапшырган иде.

Чыганак: ДУМ.РТ

Бәйле