- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Самарада укучы сыйныфташына антисептик сибкән һәм ут төрткән. Бу хәлне җирле прокуратура тикшерә.
Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматларына караганда, бу хәл тагын 25 гыйнварда Красноглин районында булган. Малай кызга дәрестә күчерергә сораган, ә тегесе баш тарткан. Ул чакта хулиган сыйныфташын дәресләрдән соң сагалап тора, курткасына зарарсызландыручы матдә сибә, ә аннары шырпы белән ут төртә. Кызга ярдәмгә узгынчылар килгән, куртканы вакытында сүндергәннәр. Шуңа да карамастан, кызның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән.
Бу факт буенча тикшерү бара. Бу хәлнең сәбәпләрен балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында тикшерәчәк, дип хәбәр итә «Самара онлайн».
Чыганак: Самара онлайн