Татарстанда 30 градуска кадәр салкынайтачак

ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренгәнчә, иртәгә, 5 февральдә, республика территориясендә көньяк-көнбатыштан килгән актив циклон йогынтысында бик җылы һәм дымлы һава торышы урнашачак. Тәүлек эчендә Казанга айлык явым-төшем нормасының өчтән бер өлеше төшәчәк, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Төнлә бераз кар явачак, шулай ук томан һәм бозлавык булырга мөмкин. Көндез юеш кар яңгырга күчәчәк. Шулай ук көчле җил көтелә, юлларда — көчле бозлавык. Һава температурасы төнлә -4тән +1 градуска кадәр, көндез 0дән +3 градуска кадәр була.

«Җылыту һәм катнаш явым-төшем бина түбәләреннән һәм башка авыш өслекләрдән кар төшүгә китерергә мөмкин», — дип кисәтә синоптиклар.

6 февральдә, шимбә көнне, республикага салкын Арктика һавасы килә башлаячак, бу хакта элегрәк КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев кисәткән иде.

Кар явачак, урыны белән буран һәм секундына 16 метрга кадәр көчле җил көтелә. Һава температурасы 9дан 14 градуска кадәр салкын була, төнлә һәм иртән аязганда кайбер урыннарда -16, -21 градуска кадәр җитә.

Якшәмбе, 7 февральдә, температура фонының кимүе дәвам итәчәк. Төнлә -20.. — 25, көндез -17.. -22 градуска кадәр көтелә.

 

Чыганак: «Ватаным Татарстан» сайты

Бәйле