Михаил Ефремов колониядән «юкка чыккан»

-- Лейла

Актер Михаил Ефремов  Белгород өлкәсендә ИК-4 гомуми режимлы колониясендә юк. Бирегә аны Мәскәүдә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте өчен җәза үтәргә җибәрделәр. Артистны кая этаплаулары билгеле түгел.

Россиянең 57 яшьлек атказанган артистның  колониядән юкка чыгуы турында беренчеләрдән булып аның танышлары белгән, аларга «башка учреждениегә китү» сәбәпле, адресатка тапшыру мөмкин түгел, дигән  тамга белән  хатларны кире кайтарганнар. Хөкем ителүченең адвокаты Петр Хархорин әлеге мәгълүматны раслаган, әмма, аның сүзләренә караганда, ФСИННАН рәсми мәгълүматлар килмәгән, ә Ефремовны этаплау турында ул актерның хатыныннан белгән.

Ефремов өенә шалтырата һәм аны күчерәчәкләре турында хәбәр итә, тик аны кая һәм ни өчен күчерүләре турында беркем белми.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле