Студентлар өчен шәп яңалык!

Язгы сессиядә Дәүләт Думасы депутатлары Россия вузларында һәм колледжларында стипендияләрне арттыру турында фикер алышачак, дип яза «Известия» сайты.

«Бу актуаль мәсьәлә. Әлеге юнәлештә эшләячәкбез. Без боларның барысын да аңлыйбыз һәм тоябыз», — дип билгеләп үткән мәгариф һәм фән комитеты әгъзасы Ольга Пилипенко.

Парламент вәкиле вузларда дәүләт стипендиясе 2 мең сум тәшкил итә, ә көллиятләрдә ул тагын да азрак, дип белдергән.

Чыганак : "Шәһри Казан" сайты

Бәйле