Суыклар кайчан чигенәчәк?

-- Лейла

Татарстанга килгән аномаль салкыннар ял көннәрендә генә чигенәчәк, дип яза “Татар-информ”.  

Хәзерге вакытта Идел буе федераль округы территориясендә температура нормадан 8-12 градуска түбәнрәк. Максималь салкыннар Россиянең Европа өлешенең барлык төбәкләренә иртәгә киләчәк.

«Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Идел буе федераль округларында һәм Көнбатыш Себердә бик салкын. Нормадан тайпылу 8-12 градус тәшкил итәчәк, кайбер районнарда — Уралда, Заволжьеда — 13-14 градуска кадәр… Эш атнасы ахырына кадәр аномалияләр бик түбән», — ди Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

Аның сүзләренчә, шимбә һәм якшәмбе көндез -10 градуска кадәр фаразлана.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле