Түбәдән кар төшеп, дүрт кешене харап иткән

Ашлык саклый торган бинаның түбәсенә җыелган кар төшү нәтиҗәсендә барлыгы 8 кеше зыян күргән.

Алтай краеның Смазнево авылында ашлык саклый торган бинаның түбәсеннән кар ишелеп төшкән. Кар астында сигез кеше калган, шуларның дүртесе һәлак булган, дип яза “РИА Новости”.

Зыян күргәннәрнең калганнарын хастаханәгә озатканнар.

Гадәттән тыш хәл урынында 40 кеше һәм 15 машина эшли. Бу очрак буенча прокуратура җинаять эше кузгаткан.

Чыганак: "Шәһри Казан"сайты

Бәйле