Ризат Рамазанов: «Төнлә таксида акча эшләдем, Зинира янымда утырып йөрде»

Ризат Рамазанов «Шәһри Казан» га Зинира белән ничек кавышканы хакында сөйләгән.

«Зинира белән биш ел буе бер университетта укыдык. Ул вакытта аның йөргән егете бар иде. Минем очрашып йөргән кызым булмады. Ничә ел буе бергә укыганнан соң, укуны тәмамлаганда гына якынайдык, тагын да дуслаштык. Язның шомырт чәчәк аткан чагы иде ул. Мин төнлә таксида акча эшләдем, Зинира янымда утырып йөрде. Дуслык әкренләп мәхәббәткә әверелде. Бер ай очраштык та, июнь аенда ул авылына кайтып китте. Мин дә туган ягыма кайтып киттем. Инде июльдә никах укыттык, сентябрь аенда туебыз гөрләп узды. Аллаһка шөкер, инде сигезенче ел матур гына яшибез”, — дип сөйләде Ризат Рамазанов.

Чыганак : "Шәһри Казан" сайты

Бәйле