Ниһаять җылыта!

Бу араларда -23 градуска кадәр суык. Әмма атна ахырына таба республикада җылыта дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Бүген төнлә термометрның терекөмеш баганасы -24, -29 градус, урыны белән -36 градус күрсәтәчәк. Көндез -18, -23, юлларда – бозлавык. Иртәгә – 10 февральдә Татарстанга көньяк-көнбатыштан циклон үтеп керәчәк. Төнлә бераз кар көтелә. Ә иртән һәм көндез буран булырга мөмкин, төнлә -19, -24, урыны белән -29 градуска кадәр, көндез -12, -17 градус.

Пәнҗешәмбедән бераз җылытачак, кар явачак. Төнлә һава температурасы -17, -22, көндез -10, -15 градус булачак. Җомга көнне – 12 февральдә явым-төшем көтелми. Көндез -11, -16, төнлә -20, -25 градус. Ял көннәрендә тагы да җылытачак, көчле җил, буран булачак.

Чыганак: "Ватаным Татарстан" сайты

Бәйле