Сәхнә хәзер сәнгать әхрамы булудан бигрәк, акча эшләү чыганагына әйләнде. Ниндидер төркем бер авылга килә, акчасын җыеп ала, тамаша куеп китә. Ошатсалар ошаталар, ошатмасалар, юк. Кайчагында хәтта килгән артистның исемен дә исләми калалар.
Хәтта исеме билгеле җырчыларның да төп максаты акчадыр кебек тоела. Ул, әлбәттә, ачыктан-ачык чагылмый: тамашачы зәвыгына яраклашу, аның артыннан иярү рәвешенә күчә. Өч тиенлек җырлар, төче сүзләр, беркатлы юмор… Нәтиҗәдә, артист сәнгать әһеле булудан туктап, хезмәтләндерүче персоналга әйләнә, сәхнәдәге чыгышлары тамадалыкның бер төренә әверелә.
Ләкин һәр чорда да чын талантлар була һәм алар беркайчан да үз асылын югалтмый. Киресенчә, өстенлек иткән тенденцияләргә каршы килеп, яңа дулкын булып күтәрелеп чыга һәм күнегелгән агымны бүтән якка борып җибәрә…
Бу уйлар гыйнвар ахырында Ришат Төхвәтуллин концертларын караганнан соң туды. Мин аннан бик шатланып кайттым. Бик үзенчәлекле тамаша иде. Минем бер дус җырчыларны, Җырчы һәм Попсушник, дип бүлә. Менә ул җырчы дип билгеләгәннәрнең концертына барсаң, чынлап та югары зәвыклы тамаша күрәсең. Әмма ул һәрчак диярлек күңелсез («скучно») була. Артык җитдиме, буй җитмәслек югарымы шунда, аңламассың. Ахыр чиктә, үзеңне бик катлаулы мәсьәләләр чишеп, математика дәресеннән чыккандай тоясың.
Ришатны чын җырчыга исәплибез инде. Алдан ук әйтеп куйыйм әле, мин монда кунак буларак бардым. Концертында минем җырлар, шигырьләр яңгырый икән. Шуңа чакырды. Көн дә диярлек шалтыратып. Бүгенге чорда менә монысы да бер феномен кебек әле аның. Популяр булып киткән җырчыларның күбесе концертка чакыру гына түгел, үзе җырлап йөргән җырларның авторы син икәнне дә белми. Йолдызлык чиреме икән инде бу, наданлыкның ачы формасымы…
Ә концерты – үзе бер могҗиза! Ришатның нинди дәрәҗәдәге талант икәнен белмәгән кеше юк инде. Ходай моңны да, тавышны да кызганмый биргән. Нинди генә стильдә җырласа да, оста жонглер шикелле уйнатып кына тора. Ходай биргән моңның, талантның, профессиональ осталыкның иң югары ноктасы шушы җырчыда тоташкан шикелле. Ә тамашада төрле стильдәге, төрле юнәлештәге җырлар бар иде. Бу, беренчедән, Ришатның башкару осталыгын, талантының күпкырлылыгын күрсәтте. Икенчедән, концертка килгән тамашачыларның һәм төркеменә аерым-аерым бүләк биргән шикелле булды.
Мин аның сөйләү осталыгына да сокландым. Саф татар әдәби телендә матур итеп, зәвыклы итеп тамашачы белән аралаша. Хисләндерерлек хикәятләр белән бергә шигырьләр дә укый. Матур шундый, якты. Концертларны шигырь бизи икән. Хәтта безнең дәвердә дә.
Ара-тирә шаяртып та ала. Ниндидер тозлы-борычлы юмор, тыелган темалар юк, әмма шаяртуларының барысы да урынлы, барысы да – көн кадагына. Шуңа күңелгә үзлегеннән сарылып тора. Халыкка ошый: елмаялар, көләләр, кул чабып рәхмәт белдерәләр. Рәхәт…
Тамашада ул арабыздан киткән бөек җырчыларны да искә төшереп, ихтирамын белдерде. Хәзер үзе дә яшь талантлар белән шөгыльләнә икән. Конкурслар оештырып, унлаган яшь җырчыны сайлап алган. Концертта шуларның икесе чыгыш ясады. Искиткеч талант ияләре. Булат Закиров та, мәктәп укучысы Камил Вәлиев та Ришатның сәхнәсендә бик табигый булып күренәләр, ямь өстиләр. Алинә Карачуринаның җырлавы бик ошады. Бертөрле кешеләр бер җиргә җыела диләр бит… Бу җырчылар да кай яклары беләндер Ришатка тартым – тавышлары да бар, моңнары да. Һәм җиренә җиткереп башкарырга омтылыш та көчле. Музыкантлар да ошады. Барысын да исемләп тормыйм инде, тик болар – үзләре генә концерт бирсәләр дә, рәхәтләнеп тыңларлык шәхесләр. Мин бик күп сәхнә йолдызларына сценарийлар язган кеше буларак, җилнең каян искәнен чамалап: «Сценарий авторы кем?» – дип сорадым. Сөмбелә Вәлиәхмәтова икән. Бик талантлы кыз. Концертның уңышында сценаристның өлеше зур була. Үзе сәхнәдә күренмәгәч, игътибар итүче генә табылмый. Афәрин, Сөмбелә!
Шул рәвешле, концерт үзе бер әсәргә әйләнгән, ул ниндидер җырлар, чыгышлар җыелмасы түгел, ә бербөтен сәнгать әсәре булып җитлеккән. Югары зәвыклы, тирән эчтәлекле, нечкә тоемлы әсәр.
Без инде үзешчәнлек, зәвыксызлык, балаганлык аңкып торган тамашалардан туеп киләбез. Шуңа күрә, кайчандыр: «Шундый-шундый концерт булып узды», – дип язарга яратучы журналистлар да дәшми башлады. «Фәлән Фәләнев концерты» дигән сүз инде беркемгә дә кызык түгел. Шул исәптән, миңа да.
Тик бу юлы дәшмичә кала алмадым. Ришат Төхвәтуллинның бу концертын мин татар эстрадасында яңа биеклек, яңа юнәлеш дип билгелим. Талантлы профессиональ җырчының югары зәвыклы һәм шул ук вакытта халыкчан, ихлас, тамашасы мондый бәягә лаек.
Татар эстрадасының киләчәге миңа нәкъ менә Ришат Төхвәтуллин концертлары югарылыгында булсын иде сыман тоела.
Сәхнә талантлы профессионаллар кулына күчсә, ул шулай булачактыр, әлбәттә.
Марат Кәбиров
Чыганак: "Ватаным Татарстан" сайты