Җәлил турнирында елның иң яхшы көрәшчесе, тренеры һәм хөкемдары исемен атадылар

Муса Җәлил истәлегенә багышлап «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куя торган көрәш турнирында елның иң яхшы җыелма командасы, көрәшчесе, тренеры, хөкемдары һәм журналистлары ачыкланды

2020 ел нәтиҗәләре буенча җыелма командалар арасында алдынгы урыннарны Әлмәт, Арча, Мамадыш, Актаныш, Чаллы, Балтач район командалары яулады.

2020 елның иң яхшы көрәшчесе исеменә Ренас Кәлимуллин, Динар Кәримуллин, Муса Галләмов һәм Раил Нургалиев лаек дип табылды.

«Иң яхшы хөкемдар» номинациясендә Әүхәт Мөхәммәдиев, Илгиз Салихов, Илшат Шәйдуллин җиңү яулады.

Өлкәннәр белән эшләүче тренерлар арасында югары нәтиҗәләрне Җәүдәт Хөсәинов, Илнур Хәйбуллин, Ильяс Билалов күрсәткән.

«Яшүсмерләр арасында иң яхшы тренер» номинациясендә Руслан Нургалиев, Рафаэль Хәмидуллин һәм Илдар Ермолаев җиңүче дип табылды.

Көрәшне массакүләм мәгълүмат чараларында актив рәвештә яктырткан Радик Сабиров («Шәһри Казан»), Атлас Гафиятов («Татарстан яшьләре»), Илнар Хөснуллин («Ватаным Татарстан»), Илназ Фазуллин («Ялкын»), Алмаз Гафиятов («Батырлар» тапшыруы), Гөлия Садыйкова һәм Илдус Илдарханов «Елның иң яхшы журналисты» номинациясендә бүләкләнде.

Шулай ук, татарча көрәшне районнарда яктырткан Нурзәдә Сәмигуллина (Балтач), Фәнил Нигъмәтҗанов (Теләче), Эльмира Миңнекаева (Мамадыш), Рәзимә Кашапова (Зәй), Рәмилә Хәмидуллина (Әлмәт), Виктор Шадрин (Түбән Кама) һәм Гүзәл Хилавиева (Апас) диплом һәм премиягә лаек булды.

Фото : Салават Камалетдинов

Чыганак : "Татар - информ" МА

Бәйле