Геморройны дәваламасаң, ракка әйләнә

Сәламәтлеккә кагылышлы кайбер темалар хакында аз сөйләнә. Кеше үзе дә үзәгенә үтмичә кайбер борчыган проблемаларын сиздерми, уңайсыз, оялам дип табибка баруны кичектерә.

Шуларның берсе – геморрой. Күпчелекне борчыса да, бик азы гына табибка мөрәҗәгать итә. Тик вакытында дәваланмаган геморрой яман шешкә әйләнергә дә мөмкин икән.

Авыруны кисәтү, дәвалау хакында 40 елга якын тәҗрибәсе булган проктолог-табиб Айрат Әминев белән сөйләштек.

– Айрат Әхнәфович, геморройга китергән сәбәпләр нинди?

– Геморрой нәселдән күчәргә мөмкин. Хатын-кызларда, гадәттә, бала тапканнан соң барлыкка килә. Тромблар белән бәйле кимчелекләр, өзлегүләр дә бу авыруга сәбәпче булуы бар. Авыр физик эш белән шөгыльләнүче ир-атларда еш күзәтелә. Утырып эшләүчеләр дә геморройдан интегә. Шуңа 10-15 минут утырганнан соң йөреп алырга киңәш итәләр. Стресс, борчылулар да гемморойны көчәйтергә мөмкин.

– Кеше үзендә геморрой икәнен ничек белә ала, авыруның билгеләре нинди?

– Геморрой сүзе кан агу дигәнне аңлата. Авыруның беренче билгесе дә кан белән бәйле. Ул башта берничә тамчы булып, буяп тора. Шунысын да истә тотарга кирәк, геммориаль үзәк төеннәрдә нерв күзәнәкләре юк, шуңа да кеше анда авыртуны башта тоймый. Арт якта төрле төеннәр барлыкка килү – шулай ук гемморой билгесе. Көчәнгәндә аларны абайлап та була. Кайбер кеше олы йомышын авырлык белән үти башлый. Тизәкнең вак-вак булуы, эч кату – болар барысы да табибка барырга сәбәп.

– Авыруны ничек дәваларга? Күпләр табибка барырга ояла.

– Хәзер заманча медицина геморройны дәвалауның төрле алымнарын тәкъдим итә. Оялырга кирәкми. Пациентлар өчен барлык шартлар да тудырылган. Авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәваласаң, нәтиҗәлерәк.

Ул дүрт стадиядә бара. Башта төеннәр эчтә урнаша, аннары тышка чыга башлый. Эчке төеннәрне операция кулланмыйча да латекс боҗрасы, проксон алымы, ультратавышлы юл белән дәвалыйлар. Монда пациент авыртуны тоймый диярлек. Төеннәр тышкы якта булганда операция ясарга кирәк булачак. Геморройны дәваламасаң, ул ракка китерергә мөмкин. Туры эчәклек белән бәйле яман шешенең 90 проценты нәкъ менә геммориаль төеннәрнең җәрәхәтләнүе сәбәпле килеп чыга.

Чыганак: "Шәһри Казан" сайты

Бәйле