Ана капиталын әтиләргә дә бирәләр?

ЛДПР депутатлары Дәүләт Думасына яңа закон проекты тәкъдим иткән. Аның нигезендә, балалар аз туа торган төбәкләрдә ана капиталын өченче яисә аннан соңгы туачак балаларга да бирү күздә тотыла.

Бу категориядәге гаиләләргә ана капиталын 2022 елның 1 гыйнварыннан түләү тәкъдим ителә. Әлбәттә инде яшь әти-әнинең моңа кадәр әлеге мөмкинлектән файдаланмаган булуы шарт.

Моннан тыш, баланың бердәнбер опекуны (уллыкка алучысы) булган очракта, бу төрдәге дәүләт ярдәмен ир-егетләргә дә бирү сорала. Депутатлар, шул рәвешле, төбәкләрдә балалар санын арттырырга һәм гаиләләргә ярдәм итәргә ниятли.

Чыганак: "Шәһри Казан" сайты

Бәйле