Татарстанда -35 кә кадәр суыта

17 февральдә, Татарстан территориясендә антициклон йогынтысында элек урнашкан аномаль салкын һава торышы саклана.

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, төнлә һәм иртән төбәк буенча һава температурасы -25..-30 градус, аязганда -35 градуска кадәр булуы көтелә. Көндез һава температурасы 17-22 градуска кадәр салкын булачак.

Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем булмый. Талгын җил исәчәк. Җил юнәлешен көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба үзгәртә.

Юлларда бозлавык хасил була.

Чыганак: "Татар-информ" МА

Бәйле