Казанда транспортта йөрү бәясе арта!

Автотранспортчыларның билет бәясен арттыру турындагы тәкъдимен Тарифлар буенча  Татарстан дәүләт комитетында  хуплаганнар.

Тарифлар комитетының бәяне арттыру турындагы карарын Юстиция министрлыгына юллаганнар.

Бәянең кайчан үзгәрәчәге әлегә билгесез. Әмма шунысы ачык: транспорт һәм банк картасы белән түләгәндә, билет бәясе үзгәрешсез калачак. Салонда акча түләп алганда, аны 35 сум итәчәкләр. Бүген Тарифлар комитеты утырышында җәмәгать транспортының узган елдагы зыянны анализлаганнар. Бу сумма 150 миллион сумга тиң икән. Пандемия аркасында пассажирлар агымы 30 процентка кимегән. Вирус сәбәпле, салоннарны махсус чаралар белән эшкәртүгә дә акча тотылган. Тарифлар комитетының бәяне арттыру турындагы карарын Юстиция министрлыгына юллаганнар. Министрлык раслаганнан соң документ үз көченә керә.

Чыганак : "Шәһри Казан" сайты.

Бәйле