Ял көннәрендә Татарстанда тагын да ныграк суытачак!

Соңгы көннәрдә Татарстан территориясендә аномаль суыклар күзәтелә. Киләсе атнага алар тагын да көчәячәк.

Иртәгә республикада бераз гына кар көтелә, термометр баганасы -31 гә кадәр төшә. 21 һәм 22 февраль көннәрендә төнлә һәм иртән 24-31 градус салкын була, урыны белән термометр -38 градус күрсәтәчәк
дип фаразлана. Көндезге температура -22-27 градус тәшкил итәчәк. Синоптиклар аномаль суыклар 26 февральгә кадәр сузылачак дигән фараз җиткерә.

Чыганак: "Шәһри Казан" 

Бәйле