“Ваһаповчылар составы янәдән үзгәрә?”

Социаль челтәрләрдә яңа хәбәр таралды: ваһаповчыларга (Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Зәлилә) +1 серле җырчы артист кушылачак.

Җырчылар да, оештыручылар да әлеге артистның исемен әйтмичә тамашачыларда зур интрига уяттылар. Әйтелгәнчә, әлеге җырчы Ваһапов фестиваль лауреаты һәм шулай ук татар публикасына таныш булган туташ.

Тамашачылар, берничә “лагерьга” бүленде: кемдер аны Рәнис Габбасовның хатыны — Гөлия дип фаразлый, кемдер Сәидә Мөхәммәтҗанова ди, кемдер Айсылу Габдинова янәдән кайтачак ди, берәүләре Гөлназ Асаева ди, ә икенчеләре Сөмбел Заһидуллинага уңышлар теләп язалар. Бу да очраклы түгел, чөнки Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов күптән түгел үзенең социаль челтәрендә Сөмбел белән бергә төшкән фотосын урнаштырган иде.

 

Чыганак: "Шәһри Казан" сайты

Бәйле