Ирина Президентка ничек әйләнгән?

Тумышы белән Уфадан булган, бүгенге көндә Татарстанда яшәүче 39 яшьлек Ирина Кәлимуллина исем-фамилиясен алыштырган.

Хәзер аның исеме – Россия, фамилиясе – Президент.

Россия ике тапкыр кияүдә булган. Ике бала тапкан. Улы Саша 2013 елда үлгән, кызы Полинага тиздән 20 яшь тула. Хәзерге вакытта Россия аерылган. Ул сайтлар ясау белән шөгыльләнә.

Яңа исеме Россиягә берникадәр өстенлекләр китерә икән. Әйтик, 14 февраль көнне ул җәмәгать транспортында бушлай йөргән. Ә менә штрафлардан кача алмый ул. Күптән түгел ул поездда тәмәке тартканы өчен штрафка тартылган. Хәтта фамилиясе дә ярдәм итмәгән аңа.

Бәйле