- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова Россиядә өлкән яшьтәге кешеләргә тиздән социаль пенсияләр артуы көтелә, дип белдерде.
Сенатор сүзләренчә, социаль пенсияләр 1 апрельдән артачак. Бибикова аңлатканча, социаль пенсияләрне иминият пенсиясенә хокукы яки хезмәт стажы, яки пенсия коэффициентларының тиешле күләме булмаган гражданнар ала алачак.
Бибикова шулай ук законда пенсиянең 2,6% ка арттыруы күздә тотыла, дип ассызыклады.
Ул шулай ук Конституциянең яңа нормаларының барлык социаль түләүләрне, федераль һәм төбәк түләүләрен дә кертеп, индексацияләргә мәҗбүр итүенә игътибарны юнәлтте.
Чыганак: "Шәһри Казан" сайты
–
–