Ике бала әтисен хезмәттәшләре кыйнап үтергән

Башкортстанның Иглин авылында 14 февральгә каршы төндә 35 яшьлек ирне үтергәннәр. Аны башта кыйнаганнар, аннары сигез тапкыр пычак кадаганнар. 

«Җаным әрни, бу вакыйга турында бөтен кеше белсен. Якынча фаразлар буенча, җинаятьне Николайның элеккеге ике хезмәттәше кылган. Алар җиһаз ясый торган фирмада эшләгән булганнар. Үтерүчеләрне кайнар эздән Черниковкада тотканнар. Алар шәһәрдән качарга маташкан. Хәзер бу кешеләр СИЗОда», — дип язган мәрхүмнең дусты.
Үтерелгән ирнең 5,5 яшьлек һәм 8 айлык ике сабые ятим калган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Фото: «Ватаным Татарстан» сайты

Бәйле