Айваз Садыров кызына нинди исем сайлаган?

Танылган алып баручы Айваз Садыров күптән түгел генә әти булган иде. Ул хатыны белән кызына нинди исем сайлаулары хакында хәбәр итте.

«Кызыбызга Газизә дип исем куштык. Гарәп исеме. Мәгънәсе — бик кадерле, кыйммәтле, газиз, хөрмәтле, данлы, көчле, сирәк, бәһале, изге? Шушы исемне сайлавыбызның берничә сәбәбе бар:

Беренчедән, исем мәгънәсе ягыннан да, яңгырашы ягыннан да икебезгә дә ошый иде.
Икенчедән, минем әтинең әбисе дә Газизә исемле булган.

Берничә исем арасында сайланганда сеңлем төш күргән: имеш кечкенә кызым безнең өйдә утыра икән. Кем соң син? — дип сорагач, «мин Газизә!» — дип җавап кайтарган сабый.

Балага исемне дә үзем кушасы килү теләге бар иде миндә. Шуңа күрә, өйгә кайткач, шартларын туры китереп, үзем башкарып чыктым әлеге йоланы, Аллага шөкер», — дип язган Айваз.

Бәйле