Казан дәүләт аграр университеты халык театрының режиссеры Роберт Галиев вафат

Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.

Роберт Тимерхан улы Галиевка 67 яшь иде. Ул «Тургай» театрының алыштыргысыз җитәкчесе иде. Роберт Тимерхан улы белән хушлашу вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк, диделәр университетта.

Аның белән күп еллар бергә иҗатта кайнаган, якын дусты — Татарстанның халык артисты Илсаф белән «Ватаным Татарстан» журналисты элемтәгә кергән:

– 3 минут элек үлгәнен ишеттем. Кулымнан телефоным төшеп китте хәтта. Ышанырлык түгел. Әле кичә кичке 9 да шалтыратым. Кәефе яхшы иде. Шаярып сөйләште. Апрель башында “Чулпан” мәдәният йортында премьерабызны күрсәтәчәкбез, дип шатлыгын бүлеште. Беркайчан да «авыртам» димәде. Гел кәефе яхшы иде. Ниләр булгандыр, белмим әлегә, – ди ул.

Роберт абый Казанда ялгызы гына яшәгән.

Фото: Казан дәүләт аграр университеты сайтыннан

Чыганак: "Татар-информ" МА

Бәйле