Уразова: «Гел аның сулышын тыңлап , елмаеп, сөйләшеп, кулда гына йөртәсе килә»

Күптән түгел генә дүртенче тапкыр әни булган халык артисты Гүзәл Уразова хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Безгә буген ике атна булды , ә мин һаман ышанмыйм дүртенче тапкыр әни булуыма. Яныннан китеп булмый, гел аның сулышын тыңлап , елмаеп, сөйләшеп, кулда гына йөртәсе килә, шул кадәр тәмле, шул кадәр кадерле минутлар. Олы балалар үстеләр дә киттеләр, барысы истә калмый икән. Ә бу юлы , бүтән төрле , төпчек булгангамы, яратып бетеп булмый… Аллахы тәгаләгә мең рәхмәт шушы бәхетем өчен. Балаларыбыз исән сау бәхетле булсыннар»,- дип язган җырчы.

Бәйле