28 февральдә Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә 6 һәм 11 яшьлек абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән.
Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән. Балаларның икесе дә батып үлгән. Ххәзер аларны эзләү һәм тикшерү эшләре бара.
Чыганак: "Ватаным Татарстан"