Эпидемиолог: Коронавирус инфекциясе сезонлы авыруга әвереләчәк

Коронавирус инфекциясе елның билгеле бер чорларында активлаша торган сезонлы авыруларның бер компоненты булачак, дигән фикердә  Сеченов университетының эпидемиология һәм дәлилле медицина кафедрасы мөдире, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико.

«Коронавирус инфекциясе елның билгеле бер чорларында активлыгын арттыра торган сезонлы авыруларның бер этиологик агентына әверелер, мөгаен», — дип белдерде Брико «COVID-19 шартларында медицина реабилитациясе: тәҗрибә һәм казанышлар» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә.

Чыганак: "Татар-информ" МА

Бәйле