Март аенда һава торышы нинди булыр? Профессор җавап бирә

РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, март аенда Татарстан башкаласында айлык уртача температура нормадан 0,5 градуска түбәнрәк булачак.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Айлык явым-төшем күләме нормадан 120 процентка артыграк булачак. Елның бу вакытында шәһәрдә уртача айлык температура норма буенча -3,9 градус, ә явым-төшем күләме 33 миллиметр тәшкил итә. Мартның беренче атнасы аномаль җылы булачак», — диде ул.

Алдагы биш көндә уңай аномалия 2-4 градус тәшкил итәчәк. Әмма 7 марттан температураның түбәнәюе көтелә. Аерым алганда, 6 һәм 7 мартта көндезге температура -7, -5, ә төнлә -11, -14 градус тәшкил итәчәк, бу салкын аномалия хакында сөйли. Тулаем алганда, айның беренче декадасында температура нормадан ике градуска түбәнрәк булыр дип көтелә.

Чыганак: "Татар-информ" МА

Бәйле