«Сабыйларның мәетләрен, язгы ташу алып китәр әле дип, Идел ярына гына тотып атканнар»

Ядегәр авылының иң өлкән кешеләренең берсе булган, апрель аенда 90 яшен каршы алучы ветеран-укытучы Сания апа Хәсәнова белән соңгы вакытта еш аралаша башладык. Үткән очрашуларның берсендә ул әтисе Хәсән абый турында сөйләгән иде һәм, әлеге хатирәләрне бик тә әйтеп калдырасым килә дип, газетабызда да бирүемне үтенде.

– Әтием – Бөек Ватан сугышы ветераны Галимов Хәсән Хәсән улы – инде бик күптәннән искә алырлык кеше иде, гомер үтте, менә шул вакыт яңа килеп җитте, – дип сүзен башлады Сания апа. – Ул 1903 елгы иде. Ядегәр авылында туып үсә, гаиләдә бердәнбер бала була. Аны белгән беркем дә алдаларга ирек куймас, ул бар яктан да талантлы иде. Бик матур итеп бии, аның бу осталыгына шаккаталар иде. Хәтерлим әле, берсендә болай дип сөйләде. «Кызым, Сабантуй мәйданына чыгып биегәч, халык ошатып, гөр килеп кул чапты. Миннән соң, никтер, башка берәү дә чыгып биемәде», – диде ул.

Моннан тыш, бик оста баянда уйный, үзе җырлый, шигырьләр сөйли иде. Гомумән, кечкенәдән бик җор, шат күңелле, әкәмәт шаян сүзле була ул.

Әтиемнең тагын бер күркәм ягы бар иде: ул бөтен эшне дә җиренә җиткереп эшли торган, оста куллы булды. Аның кебекләр турында, кулыннан килмәгән эше юк, диләр. Ә иң яратып башкарган хезмәте мич салу иде. Әнә, кызым, күрәсеңме, өебездә ап-ак мич тора. Моннан 60 еллар элек әти чыгарган мич ул. Бер кырые да кителмәгән. Элек авылдашларыбыз Коръән ашларына таба ризыклары пешертәләр иде, барысын да шушы мичтә әзерләдем. Әле хәзер дә яккалыйм мин аны. Безгә генә түгел, башка бик күп авылдашларыбызга, тирә-юньдәге авылларда мичләр чыгарды, оста мичче дигән даны бар иде. Әти кирпечне учына куеп, аңа бер генә суга – кирпеч шунда ук кирәгенчә ярыла. Шуны аермачык хәтерлим, ул гомере буе хуҗалыкта нинди төзелеш бар – мал тораклары, биналар дисеңме, барысында да катнашты.

Инде ничә ел үтсә дә, бүгенгедәй күз алдымда. Миңа ул вакытта 50 яшьләр чамасы. Бер көнне әти үз янына чакырып китерде дә: «Кызым, мин сиңа бик күп әйберләрне сөйләдем инде, әмма берсе турында белмичә каласың бит, киен әле, күрсәтәм», – диде. Бу – 1980 ел, әтинең соңгы елы иде. Шуннан соң озак тормады, китеп барды ул. Икебез дә өй янындагы тыкрыктан төшеп киттек һәм авыл уртасындагы күпер астына килеп чыктык.

– Без бу күперне салганда, миңа – 29 яшь, сиңа, кызым, 1 яшь иде, – диде ул. – Димәк, 1932 елгы, сугышка кадәр салынган күпер бу. Аны төзегәндә мин генә түгел, бөтен тирә-як: Янил, Тарлау, Ядегәр, Түбән һәм Югары Шәмәрдән авыллары халкы да катнашты. Бергәләшеп эшләдек. Күрәсеңме, аннан бер тамчы да су акмый. Зур-зур ташларны алып килеп вата торган идек, аннан соң кирәкле формага китереп, күперне мич дугасы шикелле итеп эшләп, ташларны тезеп бардык. Аннан инде ничә еллар дәвамында көне буена никадәр җәяүле, никадәр машина үтә. Халыкка игелекле хезмәт итә. Шунда эшләгәндә бер хатын: «Ну-у Хәсән абый, моның кадәр эшкә кулларың сызлар, бик авыртырлар инде», – дигән иде. Чыннан да, еллар үткәч, әтинең куллары бик сызлады шул. «Ситдиха, авырталар бит, кулларымны у әле», – дип, әнидән үтенә торган иде.

Әтием Бөек Ватан сугышына 1941 елның июль аенда ук алынды. Аннан соң, колагы ишетмәгәнлектән, кире кайтты. Әмма сугыш беткәнче, ул Кизнерда ниндидер бер урында эшләде. Нинди эш икәнен әйтергә ярамады. Сугыш бетеп 10 көн үткәннән соң, өебезгә аяк басты.

Әти сугышта вакытта, гаиләбездә коточкыч вакыйга булды. Мин моны берничек тә сөйләми кала алмыйм. Безнең буынның никадәр газап, хәсрәт күргәнен күзалласагыз иде. Колхозда ат белән эшләүче Әгъләмҗан абыем, төш турысында өйгә кайтып, атның кичке ашавына дип, аз гына борчак-арыш калдырды. Моны авылга эвакуация белән килгән Мәскәү хатыны Галина күреп ала да, «аларда ашарга әйбер бар, ник безгә юк» дип, кәнсәләргә барып әләкли. Әнине бер авыл куштаны, сүз әйтергә дә ирек бирмичә җилтерәтеп, өйдән алып чыгып китте. Бер атна да үтмәде, әнине бер яшьлек энем белән төрмәгә алып киттеләр. Дыңгыр-дыңгыр тавыш белән таш юлдан бер бөртек салам да салынмаган тимер арбада энекәшемне кочаклап китеп барган әни бүген дә күз алдымда тора. Миңа ул чакта 10 яшь иде. «Кызым, сыерны сау да сөтен казнага төшереп бир, яме», – диде ул. Чөнки сөтен тапшырмаганга, күрше Исхак абыйны алты елга утыртканнар иде, безнең өчен курыкты ул. Әни белән бергә кечкенә Мәдинә исемле кызы белән Әминә апа да китте. Бер уч кыяк суган һәм үзе язган ике кадак май өчен, аңа спекулянт исеме такканнар иде. Иң элек аларны Пләтән төрмәсенә япканнар, аннары башка җиргә. Әни белән киткән Габделхак энем, Мәдинәләр ачлыктан шунда үлә, чөнки имчәк балаларны караучы булмый. Сабыйларның мәетләрен язгы ташу алып китәр әле дип, шунда, Идел ярына гына тотып атканнар. Әниләрнең моны белгәч, ничек шашынуларын күзаллавы да кыен!

Әгъләмҗан абыем басудан кайткач, әнинең төрмәгә алып киткәннәрен белде. Аның таш кыяларны җимерердәй итеп елаган тавышы бүген дә колагымда яңгырый. Әти-әнисез 7 ай яшәдек без. Туган-тумача, күршеләр 25 сутый бәрәңге бакчабызны казышып китәләр дә, мин, 10 яшьлек кыз, берүзем аны җыеп, капчык белән ташыйм. Алга китеп шуны да әйтим: әлеге авыр хезмәт мине гомерлеккә бала алып кайту бәхетеннән мәхрүм итте.

Сугыштагы әти, безнең бу хәлләрне ишетеп, үзалдына елап утырганда, бер хезмәттәше күреп ала. Әти аңа барысын да сөйли. Теге кеше Сталинга хат яза һәм кеп-кечкенә булып, коры сөяккә калган әнине төрмәдән чыгаралар. Кызганыч, озакламый 18 яше дә тулмаган Әгъләмҗан абыем сугышка алынды. Иң элек Суслонгер газапларын үтеп, ә аннан соң яу кырында, 1944 елның гыйнварында 19 яшендә Тверь өлкәсенең Ермолово авылы янында һәлак була ул. Шулай итеп, әти-әнием алты баласын югалтты, калган дүртесе кечкенә вакытларында ачлыктан һәм күз тиеп үлде.

Искитмәле, үзәкне өзә торган авыр заманнарда яшәгәнбез, ничек түзелгән. Бик авыр еллар иде, бик авыр чорлар. Әгъләмҗан абыем нәкъ әтигә охшаган иде, аның кебек итеп үк биеде. Әтием аны гомер буе сагынып сөйләде, сагынып елады.

…Хәтерлим әле, соңгы елларда әти тәрәзәгә таяныр иде дә үзе төзегән күпер ягына күз салып уйга калыр иде. Алты баласын югалту сагышына һәм газаплануларга түзә алмыйча, безне ташлап бакыйлыкка күчкән әниебезне, яшьли үлгән балаларын, үткән тормышын сагынып искә алгандыр ул, мөгаен.

Сания апа сөйләгәннәрне бик тетрәнеп, күз алдына китереп тыңладым. Шаккатмалы хәлләр, коточкыч тормыш.

Хәсән абыйлар төзегән күперне фоторәсемгә төшерү өчен, үзәк урамга да сугылдым. Әмма кар катламы бик күп булганга күрә, күпер астына кадәр төшеп җитеп булмады. Шуңа күрә Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллинга мөрәҗәгать итеп карадым. Аннан әлеге фоторәсем белән бергә: «Күпер астына үрмәләп төштем, үрмәләп мендем, пенсионер кешегә бик авыр инде ул», – дигән шаяру катыш хат алдык. Игелекле булуыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Чыганак : "Ватаным Татарстан" сайты
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий