Татарстанда ана баласын үтергән һәм үзенә кул салган

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге йортларның берсендә хатын-кыз һәм аның 6 яшьлек улының мәете табылган.

Фаразлар буенча, хатын башта улын буып үтергән. Аннары үз-үзенә кул салган.

Мәетләрне гаилә башлыгы тапкан. Аңа олы кызы шалтыратып, өйгә керә алмавын әйткән хәбәр иткән. Ир эштән кайтып җиткән һәм ике мәеткә тап булган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий