- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Җырчы, композитор Гөлназ Закирова (танылган композитор Илгиз Закировның кызы) икенче тапкыр әни булырга җыена. Гөлназның йөкле икәнен “Яңа татар җыры” конкурсының гала-концертында күрдек.
Ул Роберт Миңнуллинның “И, йөрәгем” шигыренә көй язып, беренче урынга – 200 мең сум премиягә ия булды.
Гөлназ Закирова үзе йөкле булуы турында сөйләргә теләми. “Йөклелек – хатын-кыз өчен гадәти күренеш. Нигә ул турыда сөйләргә?” – ди ул. Баланың кем икәне билгеле булса да, Гөлназ әлегә сер итеп калдырды. Сабый җәй көне туачак, Аллаһы боерса.
Бүгенге көндә Гөлназ тормыш иптәше белән 6 яшьлек ул үстерә.
Эльвира ШАКИРОВА
Чыганак : "Шәһри Казан" сайты