Татарстанда 8 мартта нинди һава торышы көтелә

-- Лейла

Татарстан Гидрометеорология үзәге дүшәмбе, 8 мартта һава торышы начарлану турында кисәтте.

Синоптикларның фаразлары буенча, 7 март кичендә, төнлә һәм 8 мартта республика территориясендә һәм Казанда буран көтелә: күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарая, 15-20 метрга кадәр көчле җил, төнлә һәм иртән урыны белән кар явачак, юлларда бозлавык, кайбер районнарда кар көртләре көтелә.

Дүшәмбе көнне төнлә һаваның минималь температурасы 10-15 градус булачак, көндез 2-7 градуска кадәр җылылачак.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле