Бәйрәм көнне ике машина бәрелешү бала һәм ананың үлеме белән тәмамлана…

Татарстан юлында җиңел һәм йөк автомобильләре катнашындагы авариядә әнисе һәм улы һәлак булган, тагын бер малайны хастаханәгә озатканнар.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Алексеевск районы трассасында 14нче модельле «Лада» автомобилен «иярләгән» 39 яшьлек хатын-кыз идарәсен югалтып каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина тимер өеменә әверелгән.

«Лада» автомобилендә, хатын-кыздан тыш, аның 9 һәм 10 яшьлек уллары да булган. 9 яшьлек малай әнисе белән шунда ук һәлак булган, төрле тән җәрәхәтләре алган икенче малайны Алексеевск хастаханәсенә озатканнар.

Һәлакәт булган урынга район прокуроры Павел Абрамов юл тоткан. Хәзерге вакытта авариянең нечкәлекләре тикшерелә.

ФОто: «Татар-информ» МА

Чыганак: "Татар-информ" МА

Бәйле