Актанышта фаҗига : күршесе 83 яшьлек әбине ерткычларча көчләп, кыйнап чыга

«Ирлеген» 23 февральдә менә шулай күрсәткән, ди авылдашлары әлеге адәм хакында.

Актаныш районы Богады авылында 57 яшьлек ир-ат күршесен, хезмәт ветеранын, 83 яшьлек әбине ерткычларча кыйнаган һәм көчләгән.

Шикләнелүче кулга алынган, әлеге җинаять эше прокуратурада аерым контрольдә, дип хәбәр итте «Шәһри Казан» газетасына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Әлеге коточкыч хәл 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә булган. Салмыш хәлдәге ир күршесенең өенә бәреп кергән, аны кыйнаган, шуннан соң аны явызларча көчләгән.
Өч сәгатьтән артык ул әбине мәсхәрәләүне дәвам иткән. Әбине беренче тапкыр икенче як күршесе тапкан, бу хакта тиешле урыннарга хәбәр иткән.
Һәлакәт урынына тиз арада килеп җиткән әбинең оныгы шунда ук теге ир янына сөйләшергә кереп киткән. Сүз иярә сүз китеп, ирләр арасында җәнҗал куба. Шул арада полиция килеп җитә һәм аларны аера.

Шул ук көнне зыян күрүченең оныгы полициягә гариза язган. Әбинең тәнендә күп санлы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре табылган, тешләре коелып беткән.

Табиблар җенес органнарын һәм авызын тегү буенча берничә операция үткәргән. Пенсионер әле һаман да шок хәлендә, мондый вәхшилек белән картлык көнендә күзгә-күз очрашыр дип кем уйлаган. Аның белән хәзер табиб-психологлар эшли.

Көчләүче РФ Җинаять кодексының 132 маддәсе (сексуаль характердагы көчләү гамәлләре) буенча гаепләнә. Моннан тыш, әбисен җәберләгән кешене кыйнаганы өчен пенсионерның оныгына карата да РФ Җинаять кодексының 112 маддәсе буенча (сәламәтлеккә уртача зыян китерү) җинаять эше кузгатылган. Әлеге хәлгә ачыклык кертү максатыннан без Актаныш районы Иске Богады авыл җирлегенә шалтыраттык.

— Социаль челтәрләрдә таралган хәбәрләр бик үк дөрес түгел, — диде безгә авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов, — Мин ул ир белән дус түгел, ул үзе минем яныма килеп, җикеренгәне бар. Аны тикшерүдән йолып калу өчен дә берни дә эшләмәдем. Моңа тиешле вәкаләтләрем дә юк. Тикшерү ничек кирәк, шулай эшләр. Гаепле кеше барыбер тиешле җәзасын алачак.

— Бөтен авыл халкы шок хәлендә, — дип сөйләде исемен әйтергә теләмәгән, шул авылда яшәүче ханым. — Олы яшьтәге карчыкны шулай мәсхәрәләп чыгу иң азаккы эш бит. Мондый кешелексезлекне күргәнебез юк иде. Бик каты кайгыра, адәм мәсхәрәсе, дип елый икән әбекәй. Бу хәлләрдән соң ялгыз яшәүче әбиләр өйләреннән чыгарга куркып, бикләнеп утыралар. Иң каты җәза бирелсен иде җирбиткә.

Лилия Гайнуллина 

Чыганак: "Шәһри Казан" сайты

Бәйле