Чирмешәндә ике ир-ат янып үлгән. Авыл халкы: «Коткарып кала алмадык»

Чирмешән районының Лашман авылында янгын була. Янгында 50, 51 яшьлек ике ир-ат янып үлгән.

Бер ир-ат – Лашман авылыныкы, икенчесе шушы авыл кияве, Түбән Камадан кунакка кайткан кеше булган.

– Миңа янгын хакында төнге икедә хәбәр иттеләр. Ишетүгә шунда киттек. Без килгәндә йортның эче яна иде. Кешеләрне коткарып булмады, – ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рифкать Фәттахов. – Безнең авыл киявенең исемен язмасагыз иде. Ул авылдашыбыз Мидхәт абыйга кунакка килгән. Сөйләшеп утырганнардыр инде. Мидхәт абый элек Түбән Камада яшәгән иде. Уртак темалары булгандыр. Аннары ятып йоклаганнардыр инде. Кайткан кунакны хатыны да эзләп чыга. Тик кичке тугызда ук Мидхәт абыйның капкасы эчтән бикле була. Кызганыч, ирләр янып үлде. Бүген авылдашыбызны җирләдек. Кайткан кешене үз туган ягына алып киттеләр.

Рифкать Фәттахов Мидхәт абый турында җылы сүзләр генә әйтә.

– Ялгыз яшәсә дә йорт-җире чиста, пөхтә иде. Чисталык яратты, кулы бар эшкә оста иде. Күңеле изге булды. Күрәчәге шушы булгандыр инде. Бүген авылыбыз зур хәсрәт кичерә. Егетләрнең урын оҗмахта булсын, – ди ул. Хәзер ягын сәбәпләрен ачыклыйлар. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, янгын тәмәке тарту аркасында чыккан дигән фараз бар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: «Ватаным Татарстан»

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий