Мирсәет Сөнгатуллин: «Бәйрәм» ансамбле тарихта калды»

Бүгенге көндә артист тормыш иптәше белән Казанда яши. Ниләр белән шөгыльләнүе турында сораштык.

“Заманында Мәскәүнең шыгрым тулы залларында җырладым. Татар халык җырларын яратып тыңлыйлар иде. 80нче елларда “Бәйрәм” ансамблен оештырдым. Башта Мәскәү паркында чыгыш ясадык. Халык күп йөрде. Хәзер ул ансамбль юк, тарихта гына калды.

Бүгенге көндә мин – пенсионер. 65 яшьтән соң бик чыгарга ярамый, шуңа күрә сакланып кына йөрибез. Чакырган җиргә барырга тырышам. Бердәнбер улым — Мәскәүнең Зур театрында опера җырчысы. Мөмкинлек булганда, туган ягым Әлки районына кайтам. Соңгы тапкыр көз көне Әлки районы оешуга 90 ел тулуга багышланган чарада катнаштым. Якташлар җәмгыятендә торам. Аллаһка шөкер, тормышымнан канәгатьмен. Исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын”, — дип сөйләде Мирсәет Сөнгатуллин.

Эльвира ШАКИРОВА

Фото :»Шәһри Казан» сайты

Чыганак :"Шәһри Казан"

 

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий