11 ел көтеп алынган Ниязга ярдәм кирәк!

Әти-әнисенең 11 ел көтеп алган сабые ул Нияз. Бик тә үз баласын сөяргә тансыклаган ата-ана улларын авыру туар дип күз алдына да китерми. Әмма тормыш үзенекен итә. Табиблар: «Йә баланы, йә әнисен югалтабыз», – диләр. Шөкер, икесе дә исән кала. Нияз инде 5 яшенә җиткән. Аңа ярдәм кирәк.

– 20 яшемдә кияүгә чыктым. Балабыз булмагач, бик борчылдык. Табиблар тискәре диагноз куйса да, өметне өзмәдек. Күренмәгән белгеч, бармаган өшкерүче, күрәзәче калмады. Бөтен Татарстанны йөреп чыктык. Бала сөю теләге көчле иде. Бер әби догалар белән өшкереп, эчемне сыпырып кайтарды. Ул чакта эчемә ниндидер җылы да йөгерде.  Кеше ышанмаслык хәл: шуннан кайткач, авырлы икәнемне белдем, – дип сөйли малайның әние Роза. – Бәхетебезгә чик-чама юк иде. Ниһаять, теләгебез кабул булды дип сөендек. Карынымдагы сабыема 30 атна булганда, минем кан басымым күтәрелде. Тизрәк хастаханәгә яткырдылар. Ул көннәрне инде искә дә төшерәсем килми.

Розаның хәле яхшырмый, сабыйныкы да начарлана бара. Әнә шул вакытта табиблар операция ясарга карар кыла.

– Баланы ярып алуга ук, башка хастаханәгә күчерделәр. Ул үзе сулый да алмый иде. Хастаханәдә озак ятты. 40 көне тулгач, күзенә операция кирәк, диделәр. Ризалаштык. Аны ясагач, безне өйгә кайтардылар. Табиблар ул чакта башка бернинди диагноз куймады. Өйгә чыкканда, баланы эченә яткырмаска куштылар, як-якка борылмасын диделәр. 11 айга кадәр шулай сакладык. Аннары бер яшендә ДЦП куйдылар. Диагнозны ишеткәч, күз яшьләремне тыя алмадым. Баштарак бөтенләй каушап калдым. Аннары инде үземдә яшәр көч таптым. Ирем Рушанның ярдәме, янәшә булуы мине нык итте, – ди ул. –  Күп кенә гаиләләр авыру бала тугач таркала. Мин күңелемә начар уй кертмәдем. Иремнең сабыемны ничек яратканын күреп торам бит! Икәү бергә без алга атладык. Ниязны табибларга йөртергә тотындык. Шөкер, улымның башы да эшли, акылы-аңы да бар. Балалар бакчасына да йөри. Тәрбиячеләр биргән шигырьне тиз арада ятлап куя. Дөрес итеп сөйләшә дә, ишетә дә, куллары да тота. Тик аяклары гына тыңламый. Табиблар исә өмет бирә: дәвалануны туктамасак, йөреп китәчәк!

Ниязны кая гына алып бармаганнар. Чит ил табиблары да караган, Казанныкылар да. Инде менә хәзер Мәскәү табиблары дәвалый икән. Яруллиннар гаиләсендә сөенечле хәлләр дә бар – кызлары Рания туган.  Шөкер, кызчык сау-сәламәт.

– Абыйсына терәк булды дип сөенәбез. Аллаһы Тәгалә бирәм дисә, бирә икән ул. Кызымны көтмәгәндә алып кайттык. Инде хәзер бар максат – Ниязны аякка бастыру. Үзенең бик тә йөрисе килә. Атлатып йөртеп карыйбыз, тик аяклары тиз ара. Табиблар ярдәменнән башка булмый шул. Дәвалану кирәк. Моңарчы үзебезнең акчага йөрдек. Мин өйдә булгач, тормышны алып бару – ирем өстендә. Акчабызны җиткереп булмый. Шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык, – ди Роза.

Фото : «Ватаным Татарстан»

Чыганак : "Ватаным Татарстан"

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий