Ришат Төхфәтуллинда биюче хиҗаплы балерина: «Биюне ташларга теләгән чакларым булды»

1 февральне бар планета мөселманнары Бөтендөнья хиҗап көне буларак билгеләп үтә. Дөнья күләмендә танылган хиҗаплы хатын-кызларыбыз шактый: 22 яшьлек модель Хәлимә Аден, Олимпия уеннарында катнашкан спортчы Ибтихадж Мөхәммәт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче фигуралы шуу остасы Захра Лари, телевидение алып баручысы Нур Тагури, Австралиядә яшәүче яшь балерина Стефани Курлоу…

Әлеге исемлекне үзебезнең татар кызы – Гөлчәчәк Гәрәева да тулыландыра. Без аның искиткеч биюен җырчы Ришат Төхфәтуллин концертларында күреп алдык.

«БИЮНЕ ТАШЛАРГА ТЕЛӘГӘН ЧАК ЛАРЫМ БУЛДЫ»

– Гөлчәчәк, хиҗаплы булгач, 22 яшьлек супермодель Хәлимә Аден инстаграмына да күз саласыңдыр…

– Билгеле! Ә болай үз һөнәрем буенча якынрак бул- ган балерина Стефани Курлоу сәхифәсен ешрак карап барам. Ул 2 яшеннән балет белән шөгыльләнгән. 2010 елда гаиләсе ислам динен кабул иткәч, балет хакында онытырга туры килгән аңа, чөнки Австралиядәге бер генә балет студиясе дә аның белән эшләргә теләмәгән.

2012 елны, хиҗап кигән кызының киләчәген уйлап, әнисе Сиднейда үз сәнгать академиясен ачкан. Хәзер анда балет, сугышчан спорт төрләре һәм аборигеннар сәнгате укытыла. Соңрак Стефанины Дания корольлеге балет студиясенә дә укырга чакырганнар… Менә шушы яшь балерина үрнәге күңелемә чиксез илһам өстәде!

Чөнки хиҗап кигән көнне үк мин балет белән классик төшенчәдә шөгыльләнә алмаячагымны аңладым.

– Үзеңне Русиядәге хиҗаплы беренче балерина буларак таныштырасың. Әмма хиҗаплы бию костюмын киеп булса да, бу бит инде бар балет позалары белән чыгыш ясауга каршылык тудыра, чөнки балет, үз тарихы буенча, кеше тәненең матурлыгын хәрәкәт аша күрсәтеп бирү максаты белән бәйле. Ә мондый биюләр барыбер мөселман публикасы өчен кирәкми.

– Анысы шулай. Үземне балерина дип тә әйтүем, бүгенге көндәге эшчәнлегем белән бәйле. Чөнки мин кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә өндим һәм бүгенге декрет ялыма кадәр «Bodyasamanat» («Тәнебез – әманәт») проектымны алып бардым. Кешеләргә әманәт итеп бирелгән тән сәламәт булырга тиеш һәм моңа тән камиллегенә китерә торган сәнгать күнегүләрен ясап та ирешеп була. Балет күнегүләрен, гомумән, классик бию күнегүләрен ясау – ул гәүдә сыгылмалыгын ныгыта һәм кул-аяк хәрәкәтләре гармониясенә дә өйрәтә. Аларны ясаучы кеше тора-бара үзен җиңелрәк, сылурак итеп хис итә башлый. Аның сыны матурая, гәүдә торышы да үзгәрә, йөреше дә яхшыра!

– Па, плие, батман… Бу төшенчәләр балачактан танышмы?

– Әйе. Чаллы шәһәрендә туып үстем. Әтием яшьлегендә хоккей белән мәшгуль булган, әни һәрчак биегән, тимераякта, чаңгыда шуган. Безнең гаиләдә спорт һәрчак беренчел иде. Сабый чакта, әнинең эшенә ияреп баргач, гимнастика дәресләрендә күнегүләр ничек ясалуын карап утыра идем. Җиде яшьтә хореографик мәктәптә укый башладым һәм шуннан бирле бар тормышым шушы сәнгать белән бәйле. Әмма биюне бөтенләйгә ташларга теләгән чакларым да күп булды. Ләкин әнием моңа һәрчак каршы килде.

Чаллы сәнгать көллиятен бик яхшы билгеләргә генә тәмамладым. Уку ошамый түгел иде инде: биюләр, фотепиано, сәнгать тарихы, француз теле… Бер дигән укытучылар! Укыган вакытларда чыгышлар белән йөрдек, Татарстан һәм башка дәүләтләрнең күп кенә шәһәрләрен күрдек.

«КЫЗЫМ МИННӘН ҮРНӘК АЛСЫН ӨЧЕН ХИҖАП КИДЕМ»

– Дингә тартылуың гаилә тәрбиясеннән киләме?

– Дини гаиләдә үстем. Кышларын безгә дәү әни килә иде, аның укыган догалары, намазлары күңелемә сеңә барды. Аннары әнием дә догалар өйрәтте. Намазны инде мин унбер яшемнән бирле укый башладым. Биш вакыт намаз укырга бер авыр вакыйгадан соң тотындым. Бер чак Сабан туе мәйданында, бик үк биек тә булмаган җирдән егылып төшеп, кулымны тайдырдым. Аңа кадәр дә һәр җәй саен күңелсез хәлләргә тарый идем.

Шук бала да түгел, югыйсә. Кул сыну бер билге кебек тоелды. Һәм мин намаз укый башладым, дин кануннарын өйрәнергә керештем, машаллаһ, тормышым яхшыга таба үзгәрде! Мондый сынаулар артта калды.

Коръәндәге «Әр-Рәгъд» сүрәсенең унберенче аятендә дә бит: «Хакыйкатьтә, Аллаһ кавем белән булган нәрсәләрне алар үзләре үзгәрткәнгә кадәр үзгәртми», – дип язылган.

Һәркемнең киләчәк язмышы билгеле булган очракта да, игелекле гамәлләр кылу сәбәпле, авыр сынауларга юлыкмыйча кала алу мөмкинлеге бар, дип саныйм.

– Хиҗап кию карарына килүең хакында сөйләп үтче.

– Балачактан бирле исламда булсам да, башыма һәрчак яулык бәйләп йөрү яхшы фал икәненә 22 яшемдә генә төшендем. Коръәндәге һәр аятьне укыган саен йөрәгем Аллаһы Тәгаләгә карата рәхмәт хисе белән тула барды. Укыган саен үзем өчен нинди дә булса яңалык ачтым, уйларымда йөрткән күп кенә сорауларыма җаваплар таптым, ни өчен бу дөньяда булуыма төшенә башладым. Үсмер чагымда ук башыма яулык бәйләргә теләдем, әмма тирә-юньдәге басым мине бу карарны кабул итүдән һаман тоткарлый килде… Башта чалмалар кидем, аннары яулык бәйләдем. Һәркемнең үз потенциалы бар, акылны, сәләтне ныклап үстерүдә камиллеккә чикләр юк. Җир тормышы минем өчен – ул сәяхәт кебек. Үз-үзеңне һәм Аллаһы Тәгалә кануннарын аңлауга сәяхәт.

Безнең организм – ул бик катлаулы структура бит, һәр көнебез шатлык белән үтсен өчен, хисләребезне тагы да чистарак итәргә тырышабыз, ә инде безне ни дә булса бик борчый икән, кешенең эчке аңында, җанында, уйларында тискәре психоматик үзгәрешләр барлыкка килә башлый. Гомуми гармониям хакына менә мин дә хәзер хиҗаплы! Хиҗапны кызымның киләчәге турында уйланганнан соң кидем. Миннән үрнәк алсын, дидем. Ләкин бу карарга акрынлап,
кечкенә адымнар аша килдем. Вак адымнар көче зур мәсьәләләрне кечкенә этапларга бүлеп хәл итәргә булыша. Мәсәлән, тән сәламәт булсын өчен, һәр көн күнегүләр ясау кирәк, яңа тел белү өчен дә шулай. Юл да бары тик алга баручының аяк астында пәйда була.

МӨСЕЛМАН КЕШЕСЕ БИЕРГӘ ТИЕШМЕ?

– Югары белем өчен нигә балет артисты һөнәрен сайламадың?

– Санкт-Петербургтагы иң яхшы югары уку йортларының берсендә хореографиягә укый ала идем. Әмма анда юнәлмәдем. КФУның педагогика факультетында инглиз телен өйрәнә башладым. Билгеле, әнием мине биюче итеп кенә күрергә хыяланды. Әлбәттә, балет, бию белән хушлашу авыр булды. Бу ныклы карарымнан соң үз күңелемә якын эшчәнлек юнәлешләрен барлый башладым. «Хиҗаплы бизнес», «Бизнес-фабрика», телерадиотапшырулар алып баручысы, психология, дөрес туклану, бизнес һәм маркетинг, ораторлык һәм «Ачык университет»ның «Урта гасыр татар халкы» курсларын үттем… Беркөн, Стефаниның фотоларын, чыгышларын күрдем һәм башкаларны фитнес балетка өйрәтеп файда китерәчәгемне аңладым. Хиҗап спортка да, биюгә дә комачау итми ич!

Хәзер инде мин – ике кечкенә кыз әнисе. Моның белән бәйле шатлыклы мохитта барыбер психология буенча китаплар укырга вакыт табам. Китаплар – акыл ризыгы! Ә менә 2018 елның җәендә яңа проектымны ачтым. XXI гасыр чирләрен белергә теләмәүчеләр өчен һәркөнлек күнегүләр онлайн курсын төзедем. Исламда балет сәнгате юк. Әмма балеттагы күнегүләрне эшләп, тән сәламәтлеген җитди ныгытып була. Еш кына кешеләр үз тәннәрен сәламәтлекләре какшый башлагач кына ишетә башлый. Үз гәүдәсен яхшы формада тотканнар гына аз чирли, шуңа күрә дә сәләмәтлегебезгә һәркөн игътибар бирергә тиешбез. Балет күнегүләре буенча балалар өчен дә дәресләр алып бардым. Унҗиде елдан артык һөнәри спортта булганга күрә, балетны спорт төре кебек популярлаштырам, аны һәркем аңласын иде, дип тырышам.

– Гөлчәчәк, студент елларың ничегрәк искә аласың?

– Биергә яратсам да, ир-егетләр белән парлап бию ошамый иде. Андый биюләрне күрәсем дә килми иде хәтта. Бию киемнәренә килгәндә… Минем мөселман икәнемне белүчеләр: «Шулай мөмкинмени?! Мөселман кешесе җырларга, биергә тиеш түгел бит», – дип гаҗәпләнә иде.

Балет миңа сау-сәләмат булырга булышты. Татар биюләренә дә теләп өйрәндем. Бераз гына булса да «Казан» бию ансамблендә, аннары ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә чыгышлар ясадым.

Ләкин бу уку дәверендә булганга күрә, озакка бармады, чыгышлардан соң нык арый идем. «Сабыйлар» балалар үзәгендә кечкенәләр өчен балет дәресләре алып барганым да булды. Һәрнәрсәгә тәҗрибә кирәк.

Ә аннары… төркемдә өйрәтүгә караганда, шәхси күнегүләр ясату күпкә яхшырак булуын аңладым.

«АТКАЗАНГАН БИЮЧЕ БУЛАЧАКМЫН ӘЛЕ!»

– Хәзер фитнесның яңа юнәлеше – барре балет модада. Боди балет та. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

Барре балет – ул йога, пилатес, бию һәм балет күнегүләрен үз эченә алган юнәлеш. Аның балет станогы янындагы күнегүләрен умыртка сөяге җәрәхәтләре алган балерина Лотте Берк уйлап тапкан, 1959 елны ул Лондонда беренче студиясен ачкан һәм 80 яшькә кадәр күнегүләр ясаган. Аның бер укучысы 1971 елда АКШта студия ачкан, Русиядә бу төр юнәлеш әле популярлаша гына бара. Боде балет – шулай ук ябыгу өчен файдалы юнәлеш. Ул биюле аэробика төрендә, күп кенә хәрәкәтләре балеттан алынган. Әмма мондый студияләр шәригать кануннарына яраклаштырылып ачылмый шул һәм аларда төрле яшьтәге һәм төрле
диндәге хатын-кызлар шөгыльләнә.

– Ни өчен синең проектың буенча күнегүләр музыкасыз гына үткәрелә?

– Ике йөзләп кызны биергә өйрәттем инде. Иҗади һөнәр – ул һәрвакыт кызык, күңелле һәм эш кебек тә төсле түгел. Чыгышлар, «очышлар», фестивальләр… «Менә ул мавыктыргыч тормыш!» дип җилкенелә…

Әмма кайчак, гомерем буе шулай кешеләрнең күңелләрен ачырмынмы икән, дип тә уйлана башладым. Сәнгать күңел ачу өчен генә бирелмәгән, ул бит нәрсәгәдер өйрәтергә дә тиеш! Менә хәзерге «Тән гармониясе» курсларым мине бик куандыра! Аларда тупасрак, бар хатын-кызларга да туры килми торган авырлыклар күтәрү белән бәйле күнегүләр юк, бу үзенчәлек тә күпләрнең күңеленә хуш килә. Күнегүләр, чыннан да, музыкасыз алып барыла. Минем фикерләвемчә, музыка ару хакындагы сигналларны тоныкландыра. Безнең тәнебез, сеңерләребез аруы, энергетик запас хакында баш миенә тиешле импульслар юнәлтә, музыка кешегә үз тәненә колак салырга, кислородны дөрес итеп суларга да комачау итә ала бит…

– Гөлчәчәк, ә тегүчелек өлкәсенә нәрсә тартты?

– Кечкенә чакта биюдән тыш, рәсемнәр ясый идем. Күбесенчә мода белән бәйле кием-салым эскизлары иде ул. Сәгатьләр буе күлмәк, костюм эскизларын уйлап, ясап утыру бик тә ошый иде! 14 яшемдә хореография мәктәбен тәмамлагач, шәһәрдәге дизайн мәктәбенә укырга керергә ниятләдем. Ләкин анда миңа: «Син инде соңга калдың», – диделәр.

«Ярар, халык биюләре ансамблендә биеп, атказанган биюче булачакмын әле!» – дип уйладым шулчак. Ә соңрак җанымның балетка күбрәк тартылуына төшендем. Билгеле, бал биюләре дә, халык биюләре, шәрык биюе дә – берсе дә калмады. Вакыт – ул бик куәтле ресурс, ул безне рухи яктан баета ала.

Без аны туктата һәм кирегә бора алмыйбыз билгеле, әмма аның булышлыгында максатларыбызга ирешә алабыз. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә әйткән бит: «Тормышны – үлем килгәнче, сәламәтлекне чирләгәнче куллан».

Кеше үз тормышы өчен Аллаһы Тәгалә алдында җаваплы, ә озын гомерле булу үзебездән дә тора, болар өчен кирәкле факторлар билгеле: хәрәкәттә – бәрәкәт,
тормышны ярату, дөрес туклану, белемгә омтылыш, киләчәкне дүшәмбегә, беренче гыйнварга, ял аеннан соңга калдырмау…

– Киләчәккә калдырылган тормыш синдромы хакында да фикерең беләсе килә.

– Кызганыч, әмма бу синдром күпләргә хас. Менә мин бүгенге көндә декрет ялында. Әмма беренче декрет вакытымда ук тегү курсларына йөрдем. Санкт-Петербургның «Стиль мәктәбе»ндә белем алдым. Үз хыялларымдагы күлмәкләрне тегеп кидем һәм күпләр сез мондый күлмәкне кайдан сатып алдыгыз, дип сорыйлар иде. Мин аларны үзем уйлап, тектем! Гомумән, классик, уңайлы, гади киемнәр тегергә яратам. Баш киемнәрен генә түгел, инде спорт һәм коену костюмнарын да тегәм. Тик утырмыйм.

– Татар телең камил. Балаларың белән дә татарча гына сөйләшәсеңме?

– Үзем мәктәпкә кергәнче татарча гына сөйләштем. Хореография мәктәбендә исә татарча сөйләшүемнән көлделәр. Бик авыр кабул иттем… Аннан русчага өйрәндем, хәтта эһ, мин дә рус баласы булсам иде, дигән чакларым да булды. Әни мәктәпкә килеп, татарча сөйләшә башласа, кыенсына идем. Ә бит бу балага карата булган тышкы мохит тәэсире. Ул чакта үз-үземә ышаныч җитмәгән, бар милләтләр бертигез дип аңлатучы укытучылар табылмаган… Бездәге уку йортлары – көчле балалар белән ярышу мәктәпләре ул. Менә хәзер инде үз балаларыбыз белән татарча сөйләшәбез.

Фото: «Идел» журналы сайты

Чыганак: "Идел" журналы

Бәйле