Алсу Фазлыева: «Без болай булыр дип көтмәгән идек…»

Алсу һәм Азат Фазлыевлар туачак балаларының кем булуын әйтмәскә булган. Ни булган?. «Без болай булыр дип көтмәгән идек…», дип башлый сүзен Алсу Фазлыева…

Алсу Фазлыева инстаграм битендә: «Без болай булыр дип көтмәгән идек… Сезгә бик әйтәсебез килгән иде… тик… Кайбер сәбәпләр аркасында бала тугач кына хәбәр итәргә булдык. Мин бу темага кире кайтып, аерым пост язармын. Шунда барын да аңлатырмын…
Изге теләкләрегез өчен һәммәгезгә зур рәхмәт», — дигән ул. Хәтерләсәгез, Алсу баланың кем булуын 23 февраль — туган көнендә әйтәм дигән иде.  «Якыннар белән гендер-пати ясыйбыз. Хәзер түземсезлек белән шул көнне көтәбез.
Ә конвертны бүген үк кондитерга һәм шарлар кабартучыга илтеп бирәбез.  Америка якларыннан килгән йола, әмма бик күңелле: шарны шартлатасың, ә аның эченнән бизәкләр чыгачак. Зәңгәр икән, димәк, малай. Алсу төс булса — кыз. Ә кондитер зәңгәр яисә алсу төстә торт пешерәчәк» дигән иде. Нишләптер менә кире уйлаган.

Фото : Алсу Фазлыеванының социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Чыганак :" Шәһри Казан" сайты

Бәйле