Синоптиклар фаразлавынча, һава температурасы төнлә нульдән 10 градуска кадәр, көндез +2дән +3 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
20 һәм 21 мартта, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, бераз кар явачак. Аерым районнарда буран булырга мөмкин. Температура төнлә -4тән -11 градуска кадәр булачак. Көндез +1… -4 градуска кадәр җылыначак.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе, 22 һәм 23 мартта, Татарстан территориясендә яңадан кар явачак. Һава температурасы 22се көнне 0… +3 градуска кадәр,23е көнне 0… +5 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак : "Татар информ" МА