Ләйлә Дәүләтовага мактаулы исем бирелде

Шагыйрә, телетапшырулар алып баручы Ләйлә Дәүләтовага Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мактаулы исем тапшырган.

«Котлый аласыз, дусларым!
Мин хәзер рәсми төстә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Фәрит әфәнде кулыннан бүләк алгач сабый баладай сөендем. Хәзер өр-яңа көч белән яңа шигырьләр язарга, теле тапшырулар эшләргә әзер. Иҗатымны яраткан һәр татар кешесенә, бөтен татар дөньясын яктыртучы «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә, татар эстрадасының алтын баганасы булган «Салават» җыр театрына, минем җырларымны тамашачыга җиткерүче һәр артистка зур рәхмәтемне белдерәм. Һәм иң мөһиме, бөтен татар халкы исеменнән безне шундый матур, тыныч илдә яшәткәннәре өчен Татарстан җитәкчеләренә чын йөрәктән мең рәхмәт әйтәсем килә», — дип язган Ләйлә.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий