«Җәмәгатьчелек сәламәтлеген саклау өлкәсендәге халыкара дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәлнең „тәмамлануы“ турындагы карар вазгыятькә бәйле. Кызганычка, саннарны күрәбез, шуңа хәзер ниндидер фаразлар ясарга кирәкми», — диде РИА Новости агентлыгына Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович.
Вуйнович сүзләренчә, пандемияне кичектерү түгел, ә бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешене үтергән вирусны җиңү бик мөһим.
«Ел ахырына кадәр коронавирусны тулысынча җиңеп булмаска мөмкин, әмма хастаханәгә керү, үлем һәм авыру очракларын киметү безнең көчтән килә», — диде ул.
«Вакцинациянең уңай нәтиҗәләргә китерүен күрәбез, әмма аны ясау темпларын көчәйтергә һәм бөтен илне вакцина белән тәэмин итәргә кирәк. Ковид бөтен илдә җиңелмичә торып, пандемия бетмәячәк», — диде Мелита Вуйнович.
Чыганак :" Ватаным Татарстан"