Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: Ел ахырына кадәр ковидны җиңеп булмаячак

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәзергә коронавирус белән авыручылар саны глобаль кимү күзәтелмәвен, ә Европада чир йоктыручыларның артуын теркәгән.

«Җәмәгатьчелек сәламәтлеген саклау өлкәсендәге халыкара дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәлнең „тәмамлануы“ турындагы карар вазгыятькә бәйле. Кызганычка, саннарны күрәбез, шуңа хәзер ниндидер фаразлар ясарга кирәкми», — диде РИА Новости агентлыгына Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович.

Вуйнович сүзләренчә, пандемияне кичектерү түгел, ә бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешене үтергән вирусны җиңү бик мөһим.

«Ел ахырына кадәр коронавирусны тулысынча җиңеп булмаска мөмкин, әмма хастаханәгә керү, үлем һәм авыру очракларын киметү безнең көчтән килә», — диде ул.

«Вакцинациянең уңай нәтиҗәләргә китерүен күрәбез, әмма аны ясау темпларын көчәйтергә һәм бөтен илне вакцина белән тәэмин итәргә кирәк. Ковид бөтен илдә җиңелмичә торып, пандемия бетмәячәк», — диде Мелита Вуйнович.

Чыганак :" Ватаным Татарстан"

Бәйле