90 яшьлек әби янгында һәлак булган?

Чистайда Чапаев урамында шәхси агач йорт янган.

«Татар-информ»га янгын турында ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр бүген көндезге сәгать икедә 101нче янгын сагы номерына алынган. Янгынның гомуми мәйданы 72 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын сүндерүчеләр йортта 90 яшьлек хатын-кызның мәетен табып алалар. Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәбе ачыклана.

Чыганак : "Ватаным Татарстан"

Бәйле