Әнвәр Нургалиев: «Акылдан шашынумы бу, ахырзаманмы?»

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев Чаллы шәһәрендә узган концерттан кергән акчаның 10 процентын кыйбатлы уколларга мохтаҗ булган җырчы Дәниф Шәрәфетдиновка күчерүен хәбәр итте.

“Концерттан килгән керемнең 10 процентын без Дәниф Шәрәфетдиновның саулыгына күчерәбез. Коллегаларым да кушылыр дип ышанам”, — ди җырчы.

Инстаграмда кайберәүләр сәдака биргәнне әйтү әһәмиятле түгел, дип искәрткән. Тик шул ук вакытта “Дәнифкә ярдәм иттеңме?” дип тәнкыйтьләүчеләр дә юк түгел. Андыйларга Әнвәр: “Нәрсә булды соң халык белән? Тегеләй дә ярамый, болай да ярамый. Акылдан шашынумы бу, ахырзаманмы?” — дип җавап язган.

“Мин Дәнифне электән – Хәния апа белән җырлап йөргән чагыннан ук беләм. “Нинди матур тавыш!” — дип сокланып тыңлый идем. Мин “Ихлас” төркемендә эшләгән елларда Дәниф белән якыннан таныштык. Бүгенге көндә дә аралашып торабыз. Аңа чын күңелдән сәламәтлек телим”, — дип сөйләде безгә Әнвәр Нургалиев.

Чыганак: "Шәһри Казан"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий