Төлке белән бутап, хатын-кызны атып үтергән башлык эше ничек тәмамланган?

Кайбыч районы суды төлке дип хатын-кызны атып үтергән авыл җирлеге башлыгына карата соңгы карарны яңгыратты.

Эш якларның татулашуына бәйле рәвештә туктатылган.

Узган елның декабрь башында авыл җирлеге башлыгы авыл халкы соравы буенча төлкегә тозак корган. Ау вакытында Фидаил Нигъмәтҗанов бер хатынны очраклы рәвештә атып үтергән.

Ир-ат «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча гаепләнә. Моннан тыш, аның мылтыгын конфискацияләгәннәр һәм торак пунктта аткан өчен 40 мең сумга штраф язганнар.

Тикшерү вакытында һәлак булучының туганнары гаепләнүче өчен иң кырыс җәза таләп иткән, әмма узган утырышта кинәт үз фикерләрен үзгәрткәннәр һәм татулашырга тәкъдим иткәннәр.

Билгеле булганча, Фидаил Нигъмәтҗанов һәлак булучының гаиләсенә мораль компенсация буларак кимендә миллион сум түләргә вәгъдә иткән.

Чыганак : "Ватаным Татарстан"

Бәйле