Нәзарәттә Татарстанда җитештерелгән хәләл коры ризык җыелмасы тәкъдим ителде

-- Лейла

Бүген, шәгъбан аеның 24-нче көнендә (6-нчы апрельдә), Нәзарәттә Татарстанда җитештерелгән коры хәләл ризык җыелмалары тәкъдим ителде. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Зәкят” хәйрия фонды, “ДУМ РТ Хаҗ” һәм яшьләр бүлеге җитәкчеләре катнашты. Мөфтиятнең структур бүлек җитәкчеләренә азык-төлекне “Хәләл планета” компаниясен гамәлгә куючы, “Хәләл” индустрия милли ассоциациясе башкарма директоры Радик Гафуров тәкъдим итте.

Кунак хәзрәтләргә «Безнең Татарстан» хәләл азык-төлек рационы җыелмасын, шулай ук аның Россия җитештерүчеләре тарафыннан ясалган аналогларын күрсәтте.

«Безнең Татарстан» хәләл азык-төлек җыелмасына керә торган барлык продуктлар Татарстан районнарында җитештерелде һәм Казанда тартмаларга тутырылды. Ризык җыелмасы эченә галета, сыер итеннән тушенка, сыер ите белән карабодай боткасы, сыер ите белән дөге боткасы, бавыр паштеты, казылык, каклаган каз, миндаль, кипкән җиләк-җимеш, бал һәм йөземле ярма, чәк-чәк, чәй керә. Әлеге азык-төлек Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты тарафыннан сертификацияләнгән. Бу коры хәләл ризык җыелмасының гомуми энергетик кыйммәте 5920 ккал һәм аның яраклылык вакыты 5 айны тәшкил итә. Җыелманы тәкъдим итүченең сүзләренә караганда, әлеге ашамлыклыклар балыкчылар, аучылар өчен, шулай ук походка чыгу, туризм белән мавыгучылар өчен файдалы булачак. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә җитештерүче аена 30 мең коры паек эшләп чыгарырга сәләтле.

Презентация барышында хәләл җыелмалар буенча үз кызыксынуларын “ДУМ РТ Хаҗ”, “Зәкят” хәйрия фонды һәм мөфтиятнең яшьләр бүлеге белдерде. “Безнең Татарстан” җыелмасыннан тыш, Радик Гафуров, нәзарәттә 3 хәләл коры ризык җыелмасы тәкъдим итте: «Бүре» (бер тапкыр кулланылышлы), «Барс» (стандарт, тәүлеклек), «Батыр» (баетылган, тәүлеклек, 5000 ккал) – алар Россиянең төрле төбәкләреннән җыелуы белән аерылып тора.

Чыганак: ДУМ.РТ

Бәйле