Чүп контейнерларында кеше калдыклары каян килгән?

Иркутск каласындагы сәнәгать зонасында кеше гәүдәсе калдыкларына тап булганнар.

Ново-Ленино микрорайонында яшәүчеләр чүп ташлый торган контейнерлар тирәсендә берничә көн инде кан җыелып торуын күргән һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Соңрак билгеле булганча, берничә җирле медицина учреждениесе бу районга “Б” класслы медицина калдыклары китерә икән (ампутацияләнгән аяк-куллар, операциядән соң алып ташланган органнар). Аларны шул контейнерларга салганнар. Кеше калдыкларын махсус мичтә юк итәргә тиеш булганнар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: андый калдыклар авырулар китереп чыгармасын өчен, санитар зонада яндырылырга яисә туңдыргычта сакланырга тиеш икән.

Фото: «Татар-информ» МА

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий