Коронавирустан вафат булган иргә җирләр алдыннан җан кергән?!

Коронавирус инфекциясе белән бик каты авырып дәваханәдә ятучы ир-егетнең үлүе хакында хәбәр килгәч тә, туганнары аның гәүдәсен барып алган. Әлбәттә, ул ябык табутта булган.

Җирләүне тиз генә оештырганнар. Тик менә мәетне күмәр алдыннан мәрхүмнең бер туганы аның чынлап та үлеме, түгелме икәнлеген тикшерергә кирәк дип ныкышкан. Беркем дә аны бу фикереннән кире кайтара алмаган.

Табутны ачканнар һәм ни күрсеннәр: бераз вакыттан мәрхүмгә җан кереп аның йөрәге тибә башлаган! Исән кешене җирләгән булсалар! Бу хакта уйларга да куркыныч хәтта.

Әлеге вакыйга шушы көннәрдә Бразилиядә булган.

Күптән түгел Бөек Британиядә шушыңа охшаш хәл теркәлгән иде. Анда коточкыч авариягә эләккән үсмернең баш мие инде үлгән дип, эчке органнарын башка пациентларга күчереп утыртыр өчен операция өстәленә салгач терелеүе табибларны телсез калдырган.

Чыганак: "Кызыл таң"

Бәйле