«Халык синоптигы» Рәис Шәкүров үз киңәшләрен бирә

-- Лейла

– Быел бәрәңгене иртә утыртырга кирәк. Башка елларны 10–15 май тирәләрендә чәчә идек, быел эшен иртә тоткан кеше уңа. Чөнки ел коры һәм җылы килергә мөмкин. Майның 10 көне – яңгырлы, аннан соң корылык була. Бәрәңге тишелеп чыккач, салкынча яңгырлы һава торачак та, июньдә 17 көн корылык көтелә.

– Рәис абый, бәрәңге сортларын ничә ел саен алыштырып торырга кирәк?

– Безнең аның өчен алты участок бар. Быел утыртканына алты елдан соң гына чәчәбез. Ел да бер участокны ял иттерәбез. Мин бәрәңгене үзем сабактан да, орлыктан да үстерәм. Шулай иткәндә ул яңара, искерми. Идән астында бер метрга кадәр сабак (бәрәңге күзәнәген) үстерәм. Шул сабакны ат белән утыртып чыгам. Алмадан да үстерергә була. Беренче елны бер орлыктан бер кечкенә генә бәрәңге була. Шуны кире утырткач, тагын яңарып китә. Мин шуңа күрә гел бер сортны гына утыртам. Аннан да тәмле бәрәңге юк.

– Халыкка бәрәңгенең кайсы сортын утыртырга киңәш итәсез?

– Мин Луговская сортын яратам. Ярмалы, тәмле ул, череми дә. Яңгыр яуса да, корылык булса да, уңышы шәп була. Соң өлгерә торган ул. Июньнәрдә яңгыр яумаса да, үсә. Ул бәрәңгене утыртсаң, бакчада чүп тә булмый, чөнки сабагы зур. Кырау да сукмый, кортлар да ашап бетерә алмый. Узган ел тагын Раймон дигән яңа сорт утыртып карадым. Уңышы бик күп булды аның. Киләсе елга арттырып, орлыкларын кешеләргә дә бирергә була. Узган ел анысын 25 октябрьдә генә алдым.

Сездән бәрәңгене килеп алучылар да күптер?

– Бүген генә шалтыраттылар. Әлегә орлыклык бәрәңге бар. Ашау өчен килосын 25 сумнан сатабыз. Орлыклык күпме булыр, анысын хәл итмәгән әле. Сорау зур. Узган ел халык уңыш ала алмады бит. Уңмаган бәрәңгене икенче елны утыртып та зур ялгышлык эшли кеше. Читтән яхшы сортлы бәрәңге алырга кирәк бит югыйсә. Һич югы миңа килсеннәр.

Бер сорт белән генә чикләнмичә, берничә төрлене утыртырга кушалар.

Бәрәңгенең һәр сортын аерым участокларга утыртырга кирәк. 4–5 төрлене бер бакчага утырту дөрес түгел. Алар – берсенә берсе көндәш. Көчлерәге яхшы бәрәңгене дә булдырмаска мөмкин. Бер бакчага утырткан очракта да, бер метр ара калдырырга кирәк. Аннан соң бәрәңгене картайтмас өчен, 3–4 ел саен аның урынын үзгәртеп торырга кирәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий