Татарстанда хастаханә янында берничә сәгать ир-атның үле гәүдәсе яткан

-- Лейла

Яр Чаллыда хастаханә янында берничә сәгать ир-ат гәүдәсе яткан. Аны шунда ук узгынчылар тапкан, алар ашыгыч ярдәм табибларын чакыртканнар. Урынга килгән табиблар ир-атның үлемен раслаган.

Белгечләр мәгълүматлары буенча, мәрхүмгә 62 яшь булган. Узгынчылар тапканчы ул ике-өч сәгать элек вафат булган икән. Үлем сәбәпләрен белгечләргә ачыкларга туры киләчәк.

Чыганак: Челнинские известия

Бәйле