Апрель аена аномаль һава торышы фаразлыйлар

-- Лейла

Россиянең кайбер төбәкләрен аномаль җылы һава торышы көтә, дип белдерде РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

«Төньяк-көнбатышта һәм Урта Себердә һава торышы бик җылы, нормадан 10-14 градуска югарырак булачак», — дигән Вильфанд.

«Башкортстан, Свердловск, Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә аномаль эссе һава торышы 11-13 апрельдә нормадан 7 градуска югарырак булачак. Температура-20-25 градус җылы», — дип өстәде синоптик.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле